Кадерле хатын-кызлар, сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Сезгә иҗади хезмәтегез һәм мәхәббәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз, һөнәри казанышларны өй мәшәкатьләре белән бергә алып бара белүегез зур хөрмәткә лаек. Бөек Ватан сугышының ветеран хатын-кызларына, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең әниләренә һәм хатыннарына аерым рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәбез. Сезнең бәһасез тәҗрибәгез, хатын-кыз зирәклеге, ихлас иманыгыз һәм яшәү көчегез һәрберебезне яңа эшләргә рухландыра. Сез безнең яклаучыларыбыз өчен таяныч булып торасыз!
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар үстергән әниләргә һәм тәрбиягә бала алган әниләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез көн саен балалар өчен бәхетле киләчәк тудырасыз.
Медицина, мәгариф, фән, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә эшләүче хатын-кызларга рәхмәт белдерәбез. Ир-атлар өчен сез илһам һәм көч чыганагы. Сезнең Яр Чаллы шәһәренә, республика һәм бөтен ил үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез.
Хөрмәтле чаллылылар! Тормышыгызда шатлык балкып торсын, йөрәкләрегез мәхәббәт һәм җылылык белән тулсын. Хыяллар тормышка ашсын.
Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызларыбыз!
Иң изге теләкләр белән, Чаллы хакиме Н.Г. МәһдиевПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 8 март 2025, 07:12