Дүшәмбе, 21 апрель 2025 / рус тат / обычная версия

Лицей-интернат укытучысы Камилә Хәкимуллина республика җитәкчеләренә тәкъдимнәрен җиткерде.

«Узган уку елында лицеебыз бинасы төзекләндерелеп, яңа сулыш алды. Белем һәм тәрбия бирү өчен яңа шартлар булдырылды.Бу хәл әти-әниләрнең лицейга булган ышанычын тагын да арттырды. Узган уку елында лицейда укучылар саны – 369 булса, бу уку елында 500 гә җитте. Шуларның 60ы интернатта яши. 

Алдагы елларда бу санны тагын да арттыру күздә тотыла. Татар мәктәпләре һәрвакыт җитәкчелекнең ярдәмен тоеп яши. Телләрне үстерү комиссиясе тарафыннан татар теле кабинетларына заманча җиһазлар, ярдәмлекләр кайтты. Татар телен үстерү буенча грантларда катнашабыз.

Тормышта үз юлыңны табу, киләчәк һөнәреңне сайлау –бик җаваплы эш. Лицейда без укучыларга һөнәр сайлауда төрле яклап ярдәм күрсәтәбез. Ел саен булачак инженерлар, табиблар, укытучылар өчен юнәлешле класслар ачыла. Бу уку елында Казан федераль университеты һәм Татмедиа белән берлектә, республикада беренчеләрдән булып, медиакласслар ачтык. Әлеге юнәлеш белән милли кадрлар әзерләүгә үз өлешебезне кертербез дип өметләнәбез. Бу укучылар республикабызның дәрәҗәле басмаларында эшләүче журналистлардан осталык дәресләре алалар, кызыклы очрашуларда катнашалар, экскурсияләргә йөриләр, үзләрен журналист буларак сынап карыйлар.

Яшь укытучылар Советы әгъзасы буларак, мин килеп туган проблемаларга битараф кала алмыйм. Бүген Чаллыда 8509 укытучы эшли. Мәктәпләрне педагогик кадрлар белән тәэмин итү буенча, җитди эш алып барыла. Бу, беренче чиратта, максатчан программа тәкъдим итү. Бүгенге көндә 67 укучы целевик буларак педагогик уку йортларында белем ала. Шулай ук республиканың, чит өлкәләрнең педагогик уку йортлары белән элемтәләр урнаштырылган. Яр Чаллы педагогия институты – безнең өчен төп чыганак булып тора», – искәртте Камилә Хәкимуллина.

Җомга, 14 февраль 2025, 12:51