Татарстанда 4000 гаилә ана капиталының калган акчаларын бер тапкыр түләнә торган түләү рәвешендә алды.
Түләүләр калган сумма 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә бирелә. Ана капиталы акчаларын төрле максатларда (мәсәлән, торак шартларын яхшырту яки балалар укыткан өчен түләү) файдаланганнан соң, счетта 10 мең сумнан да азрак акча калган очракта, гаилә аны акчалата алырга мөмкин. Ярдәмнең мондый чарасы ана капиталы акчаларын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә.
Мондый мөмкинлек элек ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту, балалар укыткан өчен түләү, ананың тупланма пенсиясен формалаштыру яки законда каралган башка максатларда кулланган барлык гаиләләргә бирелә.
Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша бирелгән гариза буенча уңай карар чыгарылганнан соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә.
«Без гаиләләрнең ана капиталыннан файдалануның мөмкин булган барлык ресурсларын тормыш шартларын яхшырту максатында куллана алуларына шат. Бу- гаиләләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм республиканың демографик үсешенә ярдәм итү юнәлешендә мөһим адым», — диде Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Белешмәләр өчен телефон: 8-800-1-00000-1.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 13 февраль 2025, 16:00