Дүшәмбе, 21 апрель 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Шәһәр Советы утырышы барышында Яр Чаллы шәһәре өчен 2024 ел сәнәгать һәм инвестицияләр буенча уңай булды дип хәбәр итте. Чаллыда алгарышлы үсеш териториясе резиденты статусы алган 50 компания эшли. 

2024 елда шәһәрдә 784 млрд сумлык товар җитештерелде. Бу хакта Чаллы хакиме Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Икътисад үсешенә «КАМАЗ» ГАҖ һәм Чаллының башка предприятиеләре, ТОР резидентлары зур өлеш кертте. Инвестиция күләме 91 млрд сум. Узган елда 32 сәүдә, 40 җәмәгать туклану объекты ачылды. 267 ярминкә үткәрелде.

ТОР резидентлары 10 меңнән артык яңа эш урыны булдырды. Бүгенге көндә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында 28 меңгә якын, сәнгәгать паркларында 21 меңгә якын кеше эшли.

Җомга, 14 февраль 2025, 11:20