Дүшәмбе, 12 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре хакименең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Казан районара табигать саклау прокуратурасы гражданнарны күчмә кабул итте.

Чара барышында шәһәр халкыннан атмосфера һавасын саклау, яшелләндерү, җирле су объектларын чистарту һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр килде.

Барлык мөрәҗәгатьләр кабул ителде, тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплар биреләчәк.

Күчмә кабул итү практикасы күрсәткәнчә, Чаллы халкы актив гражданлык позициясенә ия һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә битараф түгел.

Сишәмбе, 11 февраль 2025, 13:00