Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2024 елда төбәк халкына 550 меңнән артык электрон хезмәткә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләгән.
Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә барлыгы 15 миллиард сум акча җибәрелгән.
Медицина оешмалары тарафыннан хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон документ рәвешендә генә бирелә. Медицина оешмасы вакытлыча эшкә сәләтсезлек кәгазен япканнан һәм Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр кергәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. Хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылу яисә озайтылу һәм аның буенча түләү турында тулы мәгълүмат гражданнарың Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.
«Без республикада яшәүче һәр кешенең авыр тормыш хәле килеп туган очракта кирәкле ярдәм ала алуына омтылабыз. 2025 елда без түләүләр системасын тагын да уңайлырак һәм һәркем файдалана алырлык итеп яхшыртуны дәвам итәчәкбез», — дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2025 елда индексация һәм законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә пособиеләр күләме арттырылды һәм көненә 5 673,97 сумга кадәр түләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләрне исәпләү өчен алдагы 2 елдагы уртача хезмәт хакы алына. Пособие күләме иминият стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле. Хезмәт стажы 8 елдан артык булганда пособие уртача хезмәт хакының — 100 процент, 5 елдан 8 елга кадәр — 80 процент, стаж 5 елдан кимрәк булган очракта - 60% күләмендә түләнә. 2025 елда 8 ел хезмәт стажы булган кешегә пособиенең максималь күләме айга 172 488, 69 сум тәшкил итәргә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 8-800-1-00000-1.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 7 февраль 2025, 16:00