Сишәмбе, 22 апрель 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында Боровецк күперен капиталь ремонтолау дәвам итә. Барлык эшләр 2025 елның 20 ноябрендә тәмамланырга тиеш. Бүгенге көндә 44 процент эш башкарылды. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов хәбәр итте.

Быел федераль һәм республика бюджетлары акчасына «Яшьлек» проспектының Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәрге өлеше; Машина төзүчеләр урамының Орлов боҗрасыннан КАМАЗ проспектына кадәрге өлеше; Магистральная, Орловская, Маршал Жуков урамнары капиталь ремонтлана.

Пландагы эшләрне башкару өчен Яр Чаллы шәһәренә 4,5 млрд сум акча бирелде.

Чәршәмбе, 5 февраль 2025, 14:31