Быел киң җәмәгатьчелек Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Чаллыда илебез тарихындагы әлеге мөһим дата уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү чаралары башланып китте.
Александр Сергеевич Лапинга Россия Президенты Владимир Путин карары белән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына сугыш ветеранына югары бүләк – «Шәһәрнең мактаулы гражданы» исеме һәм «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» меделе бирелде.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев исеменнән ветеранны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов котлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 4 февраль 2025, 09:43