Сишәмбе, 22 апрель 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсионерлар берлегенең Яр Чаллы шәһәрендәге җирле бүлеге гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү конкурсында «Сәламәтлек җиңел адым белән» проекты белән 300 мең сумлык җиңүче дип танылды.

Россия Пенсионерлар берлегенең Яр Чаллы шәһәре бүлеге  грант алды. «Сәламәтлек җиңел адым белән» проекты скандинавия йөрешен яратучылар клубы булдыруга юнәлдерелгән, ул пенсионерларны скандинавия йөрешенә өйрәтәчәк. Дәресләр атна саен ике төрле мәйданчыкта уза. Программа кысаларында сертификацияләнгән инструктор скандинавия йөрешенең файдасы, күнегүләрне дөрес башкару техникасы һәм күнегүләр вакытында куркынычсызлык мәсьәләләре турында белемнәре белән уртаклаша. Инструктаждан соң катнашучылар алган белемнәрен шунда ук практикада куллана ала.

Әлеге проект пенсионерлар өчен физик форманы яхшырту гына түгел, бергәлектә социаль элемтәләрне ныгыту өчен дә менә дигән мөмкинлек бирә.

Дүшәмбе, 3 февраль 2025, 14:45