Чаллы хакиме Наил Мәһдиев автокаланы яңа елга бизәүгә зур өлеш керткән предприятие һәм оешма, территориаль иҗтимагый совет җитәкчеләренә диплом тапшырды.
«Район чыршысын иң яхшы бизәү» номинациясендә өченче дәрәҗәдәге диплом – Энтузиастлар бульварындагы чыршы өчен «Кориб» компанияләре төркеменең авторемонт заводы директоры Денис Стульников; икенче дәрәҗәдәге диплом – Мәләкәс арьягындагы чыршы өчен «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов; беренче дәрәҗәдәге диплом белән «Җиңү» паркындагы чыршы өчен «Мәдәният һәм ял паркы» МУП директоры Илья Черкашинга бирелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 3 февраль 2025, 08:25