Сишәмбе, 22 апрель 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 февральдән Яр Чаллы шәһәрендә лимитсыз «проездной» билетлар гамәлгә керә. Аларны январь азагында сата башлаячаклар. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов хәбәр итте. 


«Автобусларда һәм трамвайларда йөрү өчен бер айлык лимитсыз билет бәясе —  2400 сум була. Трамвайда гына йөрүчеләр өчен лимитсыз билетлар 1600 сум тора. Шулай ук чикле, 50 тапкыр йөрү өчен каралган билетлар да бар. Алар белән автобусларда да, трамвайларда да йөреп була. Бәясе 1800 сум», – диде Фәрид Салахов. 

«Проездной» билетларны «Впрок» һәм «Циркуль» кибетләрендә сатып алырга булачак.

Сишәмбе, 28 гыйнвар 2025, 11:15