Сишәмбе, 22 апрель 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашындагы дүшәмбе киңәшмәсе бүген хакимиятнең 405 нче залында үтте. 2024 елда Чаллыда 3241 гаилә теркәлде. Бу хакта ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр итте.

Егетләр 25-39 яшьләрдә гаилә коруны кулай күрә. Мондыйлар  25 проценттан артык.  Кәләшләрнең 26 процентка якыны  18-24 яшьлекләр. Иң өлкән кияүгә – 85, иң өлкән кәләшкә 74 яшь. Яшь аермасы 38 яшь булган пар да никахын рәсми төстә теркәгән. 

Чаллыда гаилә коручылар матур даталарны күбрәк сайлый. Мәсәлән  узган  елның 24 апрелендә 75 гаилә барлыкка килгән. 08.08 һәм 24.08.24тә   71 пар язылышкан.


Узган елда 2084 гаилә таркалды. Күп очракта аерылышуга беренче адымны хатын-кызлар ясаган. 


Дүшәмбе, 27 гыйнвар 2025, 08:50