Утырыш барышында Шәһәр Советы депутатлары Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, Чаллы Эчке эшләр идарәсе һәм контроль-хисап палатасы эш нәтиҗәләрен йомгаклады.
Башкарма комитет эшчәнлеге турында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.
«Без зур сыйдырышлы автобуслар сатып алу һәм җәмәгать транспорты тукталышларында электрон таблолар урнаштыру эшен дәвам итәчәкбез», — дип билгеләп үтте Фәрид Салахов. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсе бүлекләренең һәм бүлекчәләренең 2024 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәсе турындагы хисап белән Чаллы Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков чыгыш ясады. Контроль-хисап палатасының 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турында контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе сөйләде.
Шәһәр Советының чираттагы сессиясе 28 гыйнварда 10:00 сәгатьтә узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 21 гыйнвар 2025, 17:26