Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты. Ул 2024 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы дружиначыларны котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Идарә хезмәткәрләре җинаятьне ачуга булышлык күрсәтә. Чаллы хакиме Наил Мәһдиевнең Рәхмәт хаты белән Светлана Клевцова бүләкләнде. Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Марат Камалетдинов, Рүзәл Кыямов, Наталья Рева, Михаил Родионов, Сергей Рогожников һәм Марат Юнысов бүләкләнде.
2024 ел нәтиҗәләре буенча «Чаллы шәһәренең иң яхшы халык дружиначысы» бәйгесендә беренче урынны Вячеслав Краснов яулады. Икенче урын Вәкил Харисовка бирелде. Өченче урында Райля Мурзабаева булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2025, 16:30