Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсен күңелле вакыйгадан башлады. Ул «Автокаланың яшь эшмәкәре» бәйгесендә җиңүчеләргә акча бирү турында карар кабул итүен әйтте.
Бәйгедә җиңүче «ИнПолимерТех» компаниясе җитәкчесе Егор Саримовка 1 млн сум акча тапшырды. Әлеге акча җиһазлар һәм технологияләр алырга тотыла.
Андрей Лесников, Иван Симонов, Радик Галиев, Полина Петрова, Евгений Мамонтов – 500 мең сум алды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 декабрь 2024, 10:35