Башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов матбугат конференциясендә сезонлы авырулар турында сөйләде һәм профилактика чараларын үтәргә кирәк дип искәртте.
«Сентябрь аенда 2 000 кискен респиратур вирус инфекциясе (ОРВИ) теркәлде. Бу эпидемия чигеннән 25-28 процентка кимрәк. Октябрь башында авыручылар сентябрьгә караганда 9 процентка артык. Бу да эпидемия чигеннән 20 процентка түбән. Бер грипп очрагы теркәлде. Ковид та бар. Ул беркая да китмәде. Хәзер омикронның төрле штаммнары «йөри», аның билгеләре ОРВИныкы кебек», – диде ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 октябрь 2024, 14:55