Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәренең ИT-паркында 62 резидент, 12 сервис резиденты һәм бизнес-инкубаторның 10 резиденты эшли. Август аенда Чаллы мәйданчыгы үзенең 12 еллыгын билгеләп үтте.

Бу хакта аппарат киңәшмәсендә технопаркның Чаллы мәйданчыгы җитәкчесе Айрат Сәгъдиев хәбәр итте.

Ел саен Чаллы мәйданчыгы резидентларының кереме ун процентка арта. Ел нәтиҗәләре буенча табыш 9 млрд сумнан артык булыр дип көтелә. Бүгенге көнгә 149 килешү төзелде. Бу узган ел белән чагыштырганда биш процентка күбрәк.

Дүшәмбе, 21 октябрь 2024, 09:00