Татарстанда ел башыннан бирле 25 000 айти-җинаять теркәлде. Шуларның яртысы – дистанцион урлау. Мошенниклар ешрак ясалма интеллект куллана. Алар банк клиентының акчаларын кулга төшерү өчен стандарт схемаларны куллана – кредит теркәргә, телефон номерын алмаштырырга, акчаларны «куркынычсыз» счетка күчерергә, банк кушымтасын яңартырга күндерә башлый, яки инде банк клиентының шәхси кабинетына керү өчен төрле сәбәп белән СМС-кодларны сорыйлар.
Җинаятьчеләр схемаларга яшүсмерләрне җәлеп итә. Ел башыннан республикада җинаять җаваплылыгына 1243 кеше тартылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 13 октябрь 2024, 17:10