Чаллыда 1 октябрьдән өлкән буын декадасы старт алды. Чаллы сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучылар өчен концерт программасы тәгъдим ителде. Аларны Чаллы хакиме Наил Мәһдиев котлады һәм бүләкләде. Хәзерге вакытта стационарның терапия бүлегендә өлкән яшьтәге 48 пациент дәвалана.
Кунаклар өчен җылы котлаулар яңгырады.
Өлкән буын вәкилләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 3 октябрь 2024, 12:00