Тантаналар сараенда Машина төзүчеләр көне уңаеннан чаллылыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Дәүләт бүләкләрен Чаллы хакиме Наил Мәһдиев тапшырды.
Аның кулыннан машина төзелеше тармагы үсешенә зур өлеш керткән 23 хезмәткәр дәүләт бүләкләре алды.
Чаллы хакименең рәхмәтенә «ТРАК ПЛЭНЕТ» предприятиесе генераль директоры Алексей Рязанов, «РОСТАР» предприятиесе көйләүчесе Динар Васильев һәм «Ремдизель» заводы көйләүчесе Анатолий Телега лаек булды.
Шәһәрнең төрле предприятиеләрендә тырышып эшләүче Илдар Әхмәтшин, Марат Әхсәнов, Александра Величко, Ринат Галиуллин, Наталья Долбня, Андрей Казаков, Юрий Кузов, Альберт Сафин, Евгений Стихнин, Руслан Фәхриев, Екатерина Фёдорова, Ахлат Ханнанов, Ратмир Хайруллин Башкарма комитетның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 2 октябрь 2024, 13:17