Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев мәгариф хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. 

Халидә Гаффаровага –  «Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре», Наил Гайнуллин белән Валентина Сайкога – Россия Федерациясенең «Һөнәргә тугрылык» күкрәк билгесе,  Фирдүсә Әюповага, Елена Бадагиевага, Резедә Давлетовага, Рафаэль Мансуровка, Марина Скопага һәм Светлана Урманчеевага Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы бирелде. 

Чаллы хакиме Рәхмәтенә Татьяна Чумутина лаек булды. Башкарма комитетның Рәхмәт хаты белән Елена Гәрәева һәм Игорь Цыганов бүләкләнде.

Бәйрәм кунаклары алдында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Чәршәмбе, 2 октябрь 2024, 15:00