Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Федосья Ивановна Ракитинага 102 яшь тулды. Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов, территориаль үзидарә рәисе Людмила Семенова, «Паритет» идарә итү компаниясе вәкилләре котлады. Гаиләдә ветеранга чәчәк һәм бүләкләр тапшырылды.
Федосья Ивановна Ракитинаның ике баласы, икешәр оныгы һәм оныкчыгы бар.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 25 сентябрь 2024, 16:51