Республиканың төп макроикътисади күрсәткечләр буенча шәһәр өлеше 8дән 16 процентка кадәр тәшкил итте. Бу хакта бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев белән аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.
«Беренче яртыеллыкта шәһәр буенча инвестицияләр күләме 40 млрд сумга бәяләнә, үсеш 35 процент тәшкил итә. Нәкъ менә шушы күрсәткеч шәһәр икътисадының хәрәкәтен билгели. Тулаем алганда, соңгы биш елда кертелгән инвестицияләр үсеше динамикасы күзәтелә», – диде Наталия Кропотова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 сентябрь 2024, 08:30