Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда Чаллы шәһәре халкының 70,7 проценты тавыш бирде. Наил Мәһдиев сайлауларда катнашулары өчен чаллылыларга рәхмәт белдерде.
«Сезнең һәрберегезнең тавышы Татарстан Республикасы һәм шәһәребез киләчәге өчен зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына яңа сайланган депутатлар гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгыртуга лаеклы хезмәт итәрләр, дип ышанам», – дип билгеләп үтте ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 сентябрь 2024, 17:27