Хөрмәтле чаллылылар!
Якты, игелекле, чын мәгънәсендә бөтенхалык Белем бәйрәме, Белем көне башланды. Быел мәктәп бусагасын шәһәрнең 73 меңнән артык укучысы атлап керә. Быел 7 000нән артык бала беренче сыйныфка керә. Мәктәпләр, кунакчыллык күрсәтеп, белем дөньясына юл ачып җибәрә.
Кадерле укучылар! Мәктәптә алган белемнәр сезнең тормыш юлыгызда ярдәм итсен, гаиләгезнең, шәһәребезнең, республиканың һәм илебезнең байлыгы булып торсын. Белем бәйрәмендә без яшь буынны тәрбияләү һәм укыту кебек җаваплы бурыч йөкләгән укытучының авыр һәм игелекле хезмәтенә хөрмәт күрсәтәбез. Бүген укытучы, тәрбияче хезмәте гаять мөһим, чөнки мәктәп белем генә биреп калмый Ул безнең милләтебезне, гаиләне берләштерә һәм ныгыта.
Хөрмәтле әти-әниләр! Бары тик гаилә белән мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге, ата-аналарның укыту-тәрбия эшендә, дәрестән тыш эшчәнлеккә актив кушылуы гына бала шәхесенең формалашуына һәм гармонияле үсешенә мөмкинлек бирә. Укытучыларны һәм укучыларны яңа уку елы башлану белән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, уңышлар һәм яңа җиңүләр телим!
Иң изге теләкләр белән, Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 1 сентябрь 2024, 07:51