Җомга, 1 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 май көнендә 15 нче балалар иҗаты йортында «Минем шәҗәрәм» республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Беренче номинациядә Валерия Рябова (1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе), Камилә Гусманова (14 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе), Сафия Гусманова (41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Булат Садриев (62 нче мәгариф үзәге) җиңде.

Икенче номинациядә җиңү яулады: Ангелина Хәбитова (15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе), Илназ Сафин (19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе), Максим Матросов (41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе).

Өченче номинациядә Мәликә Гыйниятуллина (2 нче гимназия) һәм Данил Шадрин (20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) җиңде.

Чәршәмбе, 15 май 2024, 16:46