Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 2 август 2025 / рус тат / обычная версия

«Гараж-500» янгынында зыян күргән эшмәкәрләр белән эшләү өчен штаб булдырылды.

4 декабрьдә  Яр Чаллы  хакимиятендә штабның беренче утырышы узды.

Очрашу барышында кызыксындырган мөһим сорауларга җавап бирә алган барлык хезмәтләр катнашты.

Чаллыда оператив штаб төзелде. Зыян күргән эшмәкәрләрне хакимият бинасында җыйдылар. Салым инспекциясе, МЧС, ФСБ, прокуратура, банк, ЧелныГаз вәкилләрен чакырып, борчыган сорауларына җавап бирделәр. Барлыгы 100 гә якын кеше җыелды.Сораулар күп булды, шул исәптән, салым хисабы буенча.

Салым инспекциясендә эшмәкәрләр белән эшләү өчен махсус төркем булдырылды. 

Банк структуралар түләүләрдән азат итү өлешендә, мәсәлән, ипотека, кредит һәм башка ярдәм чараны тәгьдим итте. Барысы да эшкә алынды.

Дүшәмбе, 4 декабрь 2023, 16:38