Яр Чаллыда 8 Март Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган «Хатын-кыз җаны-галәм» шәһәр концерты узды. "Энергетик" мәдәният йортында хатын-кызларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев
хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп рәхмәт сүзләре әйтте: “8 март бәйрәме ир-атлар өчен хатын-кызларыбызга рәхмәт һәм мәхәббәт
сүзләрен әйтер өчен уникаль мөмкинлек. Сез безне рухландырасыз, сез безнең
ышанычлы таянычыбыз. Шәһәребез, республикабыз, илебез өчен тырыш хезмәтегез
өчен рәхмәт. Бәхет телим сезгә!”
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте “КАМАЗ «Сәүдә-финанс компаниясе склады” генераль директорының үсеш буенча урынбасары Елена Макаровага, Орган залының башкаручысы Элмира Әхметовага, “Чаллы икмәге” печенье һәм вафель цехында камыр әзерләүне һәм җитештерүне тәэмин итүче Илгизә Гәлимуллинага игълан ителде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 7 март 2023, 16:58