Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 2 август 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21нче февраль — Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, бүген 121нче "Сабантуй" балалар бакчасында Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин белән очрашу узды. 

7,8,9 төркеме балалары язучының шигырьләрен сөйләделәр, "Кулчатырым" җырына биеделәр, "Туган телдә җырыбыз" дигән җыр башкардылар. Факил абыйга кызыксындырган сорауларын да бирделәр.

Очрашу истәлеге итеп, язучы үзенең балалар өчен язылган китапларын бүләк итте.



Чәршәмбе, 22 февраль 2023, 14:26