"Энергетик" мәдәният сараенда район ветераннары өчен өлкәннәр декадасына багышланган концерт узды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина өлкән буын вәкилләренә сәламләү һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
«Өлкән буын декадасы-ул безнең әниләребезгә, әтиләребезгә, әби-бабаларыбызга сезнең мәхәббәтегез, игелеклелегегез һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек. Кадерле чаллылылар, сезгә зур бәхет, күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек һәм озын гомер телим. Бәйрәм белән сезне!",- дип котлады өлкән буын Ирина Сәгыйдуллина.
Бәйрәм кичәсен "Ветераннарның халык хоры", "Ритм" бию студиясе, популяр җырчылар һәм мәдәният сарае артистлары иҗади номерлары белән бизәделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 октябрь 2022, 08:36