Район администрацияләре Горзеленхоз, идарәче компанияләр, шулай ук предприятиеләр белән берлектә агачлар һәм куаклар утырта башладылар. Шәһәр Советы депутатлары да бу чарадан читтә калмады. "Бүген төп игътибар "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында ремонтланган йорт яны территорияләрен яшелләндерүгә бирелә" , – дип билгеләп үтте аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Сентябрьнең 10 көне эчендә 2 119 агач утыртылды. Бу чыршы, нарат, миләш, каен һ.б. Бу көздә барлыгы 22 мең агач утырту планлаштырыла.
«Безгә яхшы үрнәк бар – бу безнең беренче төзүчеләребез. 70 нче еллар башында буп-буш кырда төзелеш башларга дип килгән яшьләр шәһәрне төзеп кенә калмыйча, аны илнең иң яшел яшь шәһәре булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр», – дип докладында билгеләп үтте шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 сентябрь 2022, 17:08