"Электротехников" идарәче компаниясендә атна саен халык белән очрашу уза, халыкны генераль директор Сергей Родин кабул итә.
1.jpeg)
Территорияләрне төзекләндерү һәм агымдагы ремонт мәсьәләләре буенча "4,5 комплекс" территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Светлана Исаева мөрәҗәгать итте. Шулай ук көзге айлык төзекләндерү, куакларны утырту һәм күп фатирлы йортларның 45 еллыгын бәйрәм итү чаралары турында "7 комплекс" территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Дурия Ризатдинова да үтенечен җиткерде. Очрашулар йомгаклары буенча барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итү буенча чаралар планы төзелде.
Искәртеп узабыз, гражданнарны кабул итү даими рәвештә уза. Кабул итүгә сез 25-33-07 телефоны буенча языла аласыз.