Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Галиуллина Әдибә Галиәхмәт кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Любовь Кутузова котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Әдибә Галиәхмәт кызы Башкорт АССРның Илеш районы Илеш авылында туа. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була, яшьтәшләре кушылып өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли башлый. Кышын укыйлар, җәйләрен чүп утауда йөриләр. 1945 елда урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый. Сугыштан соңгы елларда Актаныш районы мәктәбендә укытучы булып эшли. 1953 елда гаиләсе белән Чистай шәһәренә күчеп килә, анда Әдибә Галиәхмәт кызы район китапханәсендә уку залы мөдире булып эшли. 1972 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Әдибә Галиәхмәт кызы «Таткниготорг» китап кибетендә сатучы булып эшләгән.


Җомга, 16 сентябрь 2022, 16:54