5 апрельдән 12 майга кадәр «Җиңү» футбол манежында исәбе буенча җиденче «мәктәп футбол лигасы» турниры узды. Имтиханнар, каникуллардан соң бүләкләүләрне уку елы башына күчерергә кабул ителде. Бүген дә 30-нчы мәктәптә барлык катнашучыларга һәм призерларга истәлекле бүләкләр, кубоклар тапшырылды. Беренче урынны алган егетләр Чаллы шәһәре мэрыннан командага 250 мең сумлык сертификат һәм спорт залына ремонт алдылар, ул быелгы җәйдә башкарылды.
Шәһәр башлыгы яшь спортчыларны бу якшәмбедә узачак матчка чакырды, стадионда тамаша уеныннан тыш бүләкләр һәм призлар уйнатылачак.
Чаллы ярышларында беренче тапкыр кызлар командалары арасында да җиңүче билгеләнде. Футбол буенча шәһәрнең иң көчле командалары исеме өчен барлыгы 2007-2008 елгы 32 мәктәп малайлар командасы һәм алты мәктәп кызлары командасы катнашты.
Егетләр арасында җиңүче клмандалар:
1 урын– «Кенгуру, 30 мәктәп»;
2 урын – «Псы, 56 мәктәп»;
3 урын – «Скорпионы, 58 мәктәп».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 сентябрь 2022, 16:24