Автозавод районында яшәүче Җәмилова Миннемаһира Габдулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауларны Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов тапшырды. Миннемаһира Габдулла кызы ТАССРның Тукай районы Кызыл Байрак авылында күп балалы крестьяннар гаиләсендә туа. Гаиләдә 7 бала үсәләр.
1940 елда беренче сыйныфка укырга керә. 1947 елда җиденче сыйныфны тәмамлый. Алга таба беркая да укырга китми, туган авылында эшләргә кала. Төрле эш белән шөгыльләнә, барысына да теләп алына. Озак вакытлар авыл клубы мөдире булып эшли. 19 яшендә кияүгә чыга һәм бәхетле никахта бер кыз тәрбияли. 1969 елда Яр Чаллыга күчеп киләләр. Санэпидемстанциягә эшкә урнаша, аннан лаеклы ялга чыга.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 13 сентябрь 2022, 12:01