Яр Чаллы шәһәре иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге һәм «Орион яшьләр үзәге» МАУ инициативасы буенча «Игелек чыганагы» ирекле (Волонтер) проектларының шәһәр конкурсы, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән оештырыла. Конкурс Чаллы шәһәренең социаль-әһәмиятле эшчәнлегенә иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә һәм халыкны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүче (4 кеше) һәм лауреатлар (8 кеше) билгеләнәчәк. Җиңүчеләр һәм лауреатлар акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.
2022 елның 22 сентябреннән 23 сентябренә кадәр булган турыдан-туры этап барлык номинацияләр өчен проектларны яклауны күздә тота. Яклау "Орион" яшьләр үзәге МАУ да узачак (50/18А). Яклау өчен 3 минут вакыт бирелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 12 сентябрь 2022, 17:13