Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы быелгы уку елына каникул вакытын билгеләде. Көзге каникуллар 9 көн, 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникуллар 28 декабрьдә башланачак һәм 12 көн, 8 гыйнварга кадәр барачак. Язгы каникуллар, көзге каникуллар кебек үк, 9 көн дәвам итәчәк - 25 марттан 2 апрельгә кадәр. Беренче сыйныф укучылары өстәмә рәвештә бер атна - 20-26 февральдә ял итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 6 сентябрь 2022, 14:15