"ТОСЭР – Чаллы" резидентлары тарафыннан 24,8 млрд сум инвестицияләнгән, шул исәптән 1 яртыеллыкта – 2,5 млрд сумнан артык, 6 мең 918 яңа эш урыны булдырылган, шуларның 446сы-1 яртыеллыкта. Бу саннарны аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова җиткерде. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга резидентларның салым түләүләре 12 млрд 164 млн сум тәшкил иткән, бу преференцияләр суммасыннан ике тапкыр күбрәк.Хәзерге вакытта "ТОСЭР – Чаллы"ның резидентлары булып 38 предприятие тора. Ел башыннан ТОСЭРнең өч яңа резиденты теркәлде. Бу «Металлист» ЯМК предприятиесе, ул агымдагы елның 4 нче кварталында ук сандвич-панельләр җитештерүне эшләтеп җибәрергә планлаштыра.«СмартМодуль» компаниясе тулай тораклар, кибетләр һәм офис биналары төзелешендә кулланыла торган универсаль җиңел җитештерелә торган модульле конструкцияләр җитештерәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 5 сентябрь 2022, 09:21