Якшәмбе, 13 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мәктәпләрендә тематик ата-аналар җыелышлары узачак Бүген аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев профильле хезмәтләргә мәктәптә туклануны оештыру темасына ата-аналар җыелышлары үткәрергә кушты. "Баланың туклануы – сәламәтлек торышының мөһим өлеше, - дип билгеләп үтте ул. - баланың туклануы-сәламәтлек торышының мөһим өлеше. – Туклану балансланырга тиеш: майлар, протеиннар, углеводлар. Мәктәпләрдә менюлар балансланган. Яр Чаллыда 81 мәктәп, 130 балалар бакчасы эшли. Бакчада туклану 4-5 тапкыр, мәктәпләрдә ким дигәндә 2 тапкыр оештырыла. Барлыгы 100 меңнән артык бала ким дигәндә ике тапкыр ашатылырга тиеш. «Мәктәптә туклану» комбинаты боларның барысын да тәэмин итә ала». Шәһәр мэры ата-аналар җыелышларын үткәрүдән тыш, ата-аналар комитеты әгъзалары өчен «Мәктәп туклануы» комбинатына экскурсияләр үткәрергә кушты.

Моннан тыш, шәһәр башлыгы искәрткәнчә, кичә Чаллыда 69 микрорайонда яңа мега-мәктәп барлыкка килде. Алга таба мәктәпләр төзелеп килүче микрорайоннарда төзеләчәк, бу 34 комплекс һәм "Притяжение"ТК.

Дүшәмбе, 5 сентябрь 2022, 09:12