2022 елның 30 августыннан 6 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясе урманнарында 5 класслы гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.
2022 елның 30 августына каршы төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш җилнең секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчәюе көтелә. Яшенле яңгыр булуы ихтимал.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән секундына 14 метр тизлектә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Төнлә минималь һава температурасы +14..+18˚. Көндез максималь һава температурасы +25..+30˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 31 август 2022, 17:36