«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында шәһәр мэры балаларны якынлашып килүче Белем көне белән котлады. Шулай ук Наил Мәһдиев 53 нче мәктәпнең азык-төлек блогында ясалган ремонтны карап узды.
Мәктәп периметры буенча хәзер коймалар куелган, бинада тәрәзәләр, спортзалда түбә алыштырылган. Ашханәдә капиталь ремонт үткәрелде. Яңа савыт-саба, аш өстәлләре һәм урындыклар, сәнәгать җиһазлары сатып алынган. Вентиляция системасы һәм кире кайту зонасы да яңартылды. 53-нче номерлы мәктәпне яхшырту өчен шәһәр бюджетыннан 12,5 млн сум бүлеп бирелгән, азык-төлек блогын ремонтлау республика программасы буенча башкарылган. Быел Яр Чаллыда барлыгы 7 Азык-төлек блогы ремонтланган.
"Балаларыбыз - Чаллы шәһәренең, Татарстан Республикасының, бөтен илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге. Без хезмәттәшләрем белән яхшы кәеф белән укучыларга портфельләр һәм канцелярия товарлары тапшырырга килдек. Мин үзем дә ике бала әтисе, өч онык бабасы", – дип уртаклашты шәһәр мэры.
Мэр визиты барышында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә йомгак ясалды һәм уку кирәк-яракларының тулы җыелмасы белән портфельләр тапшырылды.
Быел 53 нче мәктәпкә 980 укучы киләчәк, шуларның 90ы - беренче сыйныф укучылары.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 31 август 2022, 16:39