Татарстан Республикасы көнендә һәм шәһәр көнендә Яр буе паркы мәйданының төп сәхнәсендә дәүләт бүләкләренә лаек булган чаллылыларны тәбрикләделәр. Дәүләт бүләкләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
Тантана һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырудан башланды. Батырлык ордены белән вафатыннан соң Чаллы егете Илдар Садриев бүләкләнде. Бүләкне Геройның әтисе Илдус Садриевка тапшырдылар.
Батырлык өчен медале Василий Маковеевның тормыш иптәше Светлана Асламинага һәм Наил Хәлиуллиның тормыш иптәше Гөлнара Хәлиуллинага тапшырылды.
Аннан соң республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән чаллылыларны тәбрикләделәр.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова лаек булды.
«Фидакарь хезмәте өчен» медале белән «КАМАЗ» иҗтимагый акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Жанна Хәлиуллина һәм «Чаллы икмәге» генераль директорының беренче урынбасары Эдуард Юнысов бүләкләнде.
«Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә чәчтараучы Лариса Борисова лаек булды.
«Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме «Инвестпромдорстрой-НЧ» генераль директоры Михаил Левашовка бирелде.
«Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы» мактаулы исемен Әхәт Галәветдинов алды.
Шәһәрнең көрәш федерациясе әгъзасы Рәкыйп Фәйзуллин ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Яр Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен» билгесен шәһәрнең муниципаль учреждениеләрен финанслау үзәге бүлеге башлыгы Роза Бәдретдиновага, 2 нче шәһәр поликлиникасының функциональ диагностика табибы Нурсанә Мурясовага, «КАМАЗ-автоспорт» автомобильләрен ремонтлау буенча слесарь Владимир Подкорытовка тапшырдылар.
«КАМАЗ» генераль директорының беренче урынбасары Юрий Герасимов һәм «Татэнерго» генераль директоры Рәүзил Хаҗиев «Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» исеменә лаек булдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 30 август 2022, 18:20