Габдулла Тукай яр буенда пляж волейболы сезоны ябылды, «МИКСТ» ярышлары узды. Яр Чаллы, Казан һәм Уфа шәһәрләреннән барлыгы 14 команда катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча Уфаның «ШУРИК һәм ЛИДОЧКА» командасы җиңүче булды, Яр Чаллы шәһәренең «СЧАС КАК» командасы икенче булды, Казан шәһәренең «КРОТОВЫ» командасы өченче урын алды. Яр Чаллы шәһәренең «ТОРМОЗ» командасы дүртенче булды. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм призлар тапшырылды.
Яр Чаллыда җәй дәвамында пляж волейболы буенча 11 турнир үткәрелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 29 август 2022, 16:43