Якшәмбе, 13 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кадерле укучылар һәм студентлар, укытучылар һәм ата-аналар! Уку елы башлану белән котлыйм! Белем көне-һәркемгә мөһим бәйрәм. Беренче сыйныф укучылары һәм беренче курс студентлары бу көнне тормышның гаҗәеп ачышлар белән тулы яңа этабын башлыйлар. Югары сыйныф укучылары һәм һөнәри училище, техникум студентлары илгә яңа белемнәр һәм компетенцияләр ача. Ата-аналар өчен яңа күңелле вакыт җитә. Бүген хезмәтләре чын күңелдән рәхмәткә лаек булган укытучылар адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырый.

Чаллының мәгариф комплексы Татарстан Республикасында иң көчлеләрнең берсе санала. Моның өчен шәһәрдә күп эш башкарыла: без социаль, мәдәни, спорт объектлары төзибез, мәгариф учреждениеләренең куркынычсызлыгы турында кайгыртабыз, педагогик коллективларның квалификациясен күтәрү өчен уңайлы шартлар тудырабыз. Яр Чаллыда зур эш башкарылды – 69нчы микрорайонда яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды, мәктәпләрдә комплекслы - торгызу ремонты ясалды, азык-телек блоклары яңартылды, техникумнар, училищелар аудиториясе тәртипкә китерелде.

Яңа уку елында укучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар, яхшы билгеләр һәм яңа ачышлар шатлыгы телим. Ак юллар!

Н. Г. Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре мэры

Пәнҗешәмбе, 1 сентябрь 2022, 08:01