Якшәмбе, 13 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар, кадерле ватандашлар!

Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

Бу көнне сәяси, социаль-икътисади реформаларны тормышка ашыруда тарихи роль уйнаган Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Әлеге документ нигезендә бүген без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, фәнни-техник, сәнәгать, кеше потенциалын ышанычлы рәвештә үстерәбез.

Чаллы шәһәре Республика көнен социаль-икътисадый үсештә алдынгы позицияләрдә каршы ала: «Мастеровые» рус драма театры, 69 нчы микрорайонда мәктәп, Мәләкәс елгасы аша күпер, автомобиль юллары һәм ишегаллары тәртипкә китерелгән. Чаллы предприятиеләре сәнәгатьтә, автомобиль төзелешендә, кече һәм урта бизнес үсешендә югары темплар күрсәтәләр.

Республика Көнен бәйрәм иткәндә без үзебезне бай мәдәниятнең варислары итеп тоябыз. 

Хөрмәтле татарстанлылар! Озак еллар дәвамында 30 август безнең өчен күп гасырлык традицияләрнең ныклы нигезен искә төшерә торган, игелекле гамәлләрне, барлык яктан да үсешне максат итеп куя торган бәйрәмгә әверелде. Сезгә сәламәтлек, иминлек, яхшылыкка ышаныч, шулай ук иҗатта һәм хезмәттә уңышлар телим! 

                                                                                         Хөрмәт белән, Чаллы шәһәре мэры Н. Г. Мәһдиев

Сишәмбе, 30 август 2022, 08:00