Мы в социальных сетях

 Эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, Чаллы хакимияте бинасында COVID-19 яңа коронавирус инфекциясен таратмау максатыннан маска режимы яңартылды. 

 Чикләү чаралары кертү турындагы боерык нигезендә, хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең сулыш органнарын индивидуаль яклау чаралары булуы тикшерелә. Моннан тыш, киңәшмәләр үткәрү чикләнгән, алар телеконференция форматына күчерелгән. Документларны кабул итү, элеккеге кебек үк, шәһәрнең рәсми сайтында Интернет-кабул итү, ЭДО аша, Башкарма комитетның электрон почтасы бүлегендә башкарыла. 

Пәнҗешәмбе, 18 август 2022, 14:03