Бүген ГЭС поселогының 10 комплексында төзүчеләр хөрмәтенә төшке аш әзерләделәр.
Активистлар "РБР 16" хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм 10/1 йорт ишегалдында өстәл әзерләп сыйладылар.
"Безнең ишегалды" программасы кысаларында 10 комплекс территориясендә юллар яңартыла, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырыла, яктырту баганалары алыштырыла, балалар өчен уен һәм спорт элементлары урнаштырыла.
2022 елда Комсомол районында барлыгы 37 ишегалды төзекләндереләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 17 август 2022, 17:15