Якшәмбе, 13 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү дәвам итә. 

 16 августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева гражданнарны кабул итәчәкләр.

 Кабул итү 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) үтәчәк. Кабул итүгә эләгү өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытта  җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә яки аппаратка килергә кирәк булачак. 

Дүшәмбе, 15 август 2022, 08:24