Мы в социальных сетях

Хөрмәтле төзелеш өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!  

Һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! 

Еллар дәвамында мактаулы, шул ук вакытта авыр хезмәтегез җәмгыятьтә  хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып кала. 

Сезнең көчле куллар торак йортлар, сәнәгать биналары, мәктәп, хастаханә һәм социаль-көнкүреш, мәдәният объектларын торгыза. 

Тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә барлыкка килгән матур һәм төзек шәһәребез өчен дә сезгә рәхмәтнең иң олысы! 

Бүген дә сезнең армый-талмый эшләвегез нәтиҗәсендә шәһәребез үсә, киңәя, төзекләнә, матурлана. 

Таш өстендә гөлләр үстерердәй кешеләр булган кебек, таштан гүзәллек тудыручылар да шактый бездә. Төзүчеләребез алдынгы технологияләр һәм заманча төзелеш материалларын кулланып,  яңадан-яңа объектларны сафка бастыралар: күп фатирлы йортлар, 1501 урынга исәпләнгән мәктәп, рус драма театры, спорт объектлары төзелә. Социаль билгеләнештәге биналарда ремонт эшләре, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырылучы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында  йорт яны территорияләрен реконструкцияләү дәвам итә. Чаллы төзүчеләре үзалларына зур максат-бурычлар билгеләп,  югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Чулман проспектында драма театры төзелеше, яңа юллар, төрле комплекслар моның ачык мисалы.

Тормышның үзе кебек Яр Чаллыда төзелешләрнең туктап торганы юк. Бүген дә төрле юнәлешләр буенча барлык объектларда эш кайный. Эшнең сыйфаты, төзүчеләребезнең югары осталыгы нәтиҗәсендә төзелеш өлкәсе күрсәткечләре буенча Яр Чаллы республикада алдынгы урыннарда тора.

Хөрмәтле төзүчеләребез! Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез!

Сез төзегән һәр йортта тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен. Төзелеш тармагында эшләүче һәркемгә нык сәламәтлек,уңышлы хезмәт көннәре,  иминлек, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!

                                                                   Н. Г. Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 14 август 2022, 07:07