Бүген "Нур" яшьләр үзәгендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар Республика форумы кысаларында «Мәдәни-агарту проектларында катнашу аша сәламәтлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү» темасына утырыш узды.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева форум кунакларын сәламләде һәм мөһим бурычларның берсен билгеләп үтте: «Бүгенге көндә безгә коммерцияле булмаган секторның муниципаль берәмлекләрдәге кыенлыкларын ничек җиңеп чыгуын белү бик мөһим».
Сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова да чыгыш ясады: "Барысын да тормышка ашырырга була, бигрәк тә Яр Чаллыда, биредә коммерцияле булмаган оешмаларда төрле юнәлешләрдә бик актив кешеләр эшли".
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 11 август 2022, 14:22